16+

WorldSkills хәрәкәте әләме космоска җибәрелгән

Бүген Байконур космодромыннан Халыкара космик станциягә старт алган “Союз МС-07” бортында WorldSkills хәрәкәте әләме җибәрелгән.

WorldSkills хәрәкәте әләме космоска җибәрелгән

Бүген Байконур космодромыннан Халыкара космик станциягә старт алган “Союз МС-07” бортында WorldSkills хәрәкәте әләме җибәрелгән.

Әлеге чарада булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Тәэсирләр бик көчле. Иң мөһиме – без бүген WorldSkills әләмен космоска җибәрдек, бу безнең ил өчен истәлекле вакыйга”,- дип атаган һәм WorldSkillsның эшче һөнәренә хөрмәт билгесе булуын, әлеге чемпионатның лаеклы башкарып чыгарга тиешлеге атап үткән.
Әләм Җиргә 2018 елның 28 февралендә әйләнеп кайтачак һәм сәяхәтен WorldSkills узган 21 ил буйлап дәвам итеп, чемпионат узган 33 шәһәрдә булачак. Әләмне орбитага Россия космонавты Антон Шкаплеров, шулай ук Америка һәм Япония астронавтлары Скотт Дэвид Тингл һәм Норисигэ Канаи алып барып җиткерәчәк.

фото: ria.ru 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading