16+

«WorldSkills»та 60 мең конкурсант һәм эксперт катнаша

Казан төзелеш көллиятендә Татарстан Республикасы премьер-министры вазифасын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионаты җиңүчеләре белән очрашты. Бу егет-кызлар республика данын 16-19 май көнне Краснодар шәһәрендә узачак «WorldSkills Russia» ил күләмендәге ярышларда яклыячак.

Финалга чыгучылар исә 14-19 октябрьдә Әбу-Даби шәһәрендә дөнья беренчелегендә катнаша. Республикабыз Россия сайлап алу турларында 76 компетенция буенча ярышачак.

- Татарстанда «WorldSkills» хәрәкәтенә кушылучылар елдан-ел арта. Быел төбәк этабында меңнән артык яшь белгеч көч сынашты. Ышанам, бу залда утыручы һәр кеше үз осталагын, сәләтен тиешенчә күрсәтә алды. 2019 елда Казан - бөтендөнья эшче һөнәрләр чемпионатын кабул итәчәк.

Биредә күбегез катнашыр дип өметләнәм. Россия җиңәргә, ә безнең конкурстантлар иң яхшы күрсәткеч бирергә тиеш. Чемпионат хәрәкәте җәелеп китсен өчен җитәкчеләр тарафыннан зур эш башкарыла. «WorldSkills» безнең өчен ярыш кына түгел, ул эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру, сыйфатын күтәрү коралы, - диде Алексей Песошин.

Хәзерге вакытта «WorldSkills» хәрәкәтенә Россиянең 84 төбәге кушылган. Ил буенча 60 мең конкурсант һәм эксперт катнаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading