16+

XXVII "Татар яшьләре көннәре"нең лидеры исеме билгеле булды

Ул - Әстерхан өлкәсеннән Данил Хәлморатов.

Ул - Әстерхан өлкәсеннән Данил Хәлморатов.

Лидерны сайлау ябылу тантанасына билгеләнгән иде. Һәр делегат үз тавышын бары тик бер генә конкурсантка бирә алды. "Үз кешесенә өстәмә тавыш бирү теләге булса да, бездә күп елларга тупланган тәҗрибә бар", - диде "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.

"Татар яшьләре көннәре" лидерын сайлау инде 12 уздырыла. Форумны оештыручы, "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина тавыш бирүче делегатларга лидерны сайлаганда ел әйләнәсендә эшләнелгән эшләргә игътибар юнәлтергә киңәш итте.

Ир сүзе кыска һәм төгәл булган кебек үк, Данил да "Без - татарлар, без булдырабыз", - дип әйтте.

Исегезгә төшерәбез, 25-29 августта "Татар яшьләре көннәре" форумы узды. Форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 147 делегат катнашты. Алар Ульяновск, Тольятти, Самара, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт кылды.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading