16+

Яңа ел чыршыларын хайваннарга азык буларак тапшырыгыз

Казанда хайваннарга азыкка тере чыршылар кабул итү пунктлары ачылды, дип хәбәр итә Казан мэриясе. Ылыслы агачларны алдан бизәү әйберләреннән чистартырга кирәк.

Казанда хайваннарга азыкка тере чыршылар кабул итү пунктлары ачылды, дип хәбәр итә Казан мэриясе. Ылыслы агачларны алдан бизәү әйберләреннән чистартырга кирәк.

Агачларны кабул итү пунктлары 31 гыйнварга кадәр тәүлек әйләнәсе түбәндәге адреслар буенча эшләячәк: Гадел Кутуй урамы, 160 йорт, «Идел буе экологик компаниясе» офисы янындагы контейнер; Җиңү Проспекты, 141 йорт, гаилә сәүдә үзәгенең кышкы бульвары территориясендәге контейнер.

Агачлар физик затлардан гына кабул ителә, чыршыларны алдан ук мишурадан һәм бизәү әйберләреннән чистартырга кирәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Юридик затлардан һәм берләшмәләрдән чыршыларны зур партияләр белән кабул итү шартларын төгәлләштерү өчен алдан +7(987)413-54-75 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Барлык җыелган агачлар Югары Ослан районының Шылаңгы авылына һәм Биектау районының Әлдермеш авылына китәчәк. Чыршылар заанен токымлы кәҗәләргә ашатылачак. 2020 елда уртак тырышлык белән кәҗәләргә 1 тоннадан артык ылыслы агач җибәрелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading