16+

Яңа ел: казанлыларга – бәйрәм, шәһәргә – эш

Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр хуҗалыгы оешмаларын Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә зур җаваплылык тоеп эшләргә чакырды.

Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр хуҗалыгы оешмаларын Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә зур җаваплылык тоеп эшләргә чакырды.

Шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков сүзләренчә, җәмәгать транспорты 31 декабрьдә иртәнге 2.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, ә метро 24.00 сәгатькә кадәр ачык була. Җәмәгать транспорты 2018 елның 1 гыйнварында 7.00 сәгатьтән йөри башлый. Раштуа бәйрәмендә, 6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә, сәгать икенче яртыда Үзәк стадион янына автобуслар куела.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Алексей Соколов, 14 гыйнварына кадәр 400 мәйданчыкта оештырылачак Чыршы бәйрәмнәрен тәүлек дәвамында полиция, Росгвардия һәм сак хезмәтләре хезмәткәрләре үз күзәтчелегенә ала, дип хәбәр итте.

– Җәмәгать тәртибен 555 хезмәткәр саклар, Чыршы мәйданчыкларында «Ашыгыч медицина ярдәме» бригадалары эшләр дип көтелә, – диде ул.

1-8 гыйнвар көннәрендә стационарлар тәүлек буена эшләячәк. Авырулар сырхауханәләргә яшәү урыннары буенча кабул ителәчәк.

– 1-8 гыйнвар көннәрендә стационарларның ишекләре тәүлек буена ачык. Авырулар сырхауханәләргә яшәү урыннары буенча кабул ителә. Бала тудыру йортлары тәүлек дәвамында эшли. Вахитов, Совет һәм Идел буе районнарында диспансер исәбендәге авырлы хатыннар һәм яңа туган сабыйлар Толстой урамындагы 4нче йортка урнашкан медицина университеты бала тудыру йортына китерелә. Киров, Мәскәү, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында хатын-кызлар консультацияләрендә исәптә торучылар 7нче шәһәр клиник сырхауханәсенең Чуйков урамындагы 54нче йортка урнашкан бала тудыру йортына озатыла, – диде Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев.

Өлкәннәр сырхауханәләре 1-8 гыйнвар көннәрендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә түбәндәге график буенча кабул итә:
1,2,4,5,7,8 гыйнвар – терапевтларның дежур бригадалары, 3 һәм 6 гыйнварда терапевтларның көчәйтелгән бригадалары хезмәт күрсәтә. Бу көнне диагностика кабинетлары һәм көндезге эш режимында травмотология пунктлары да эшли.

Хатын-кызлар консультацияләре 3 һәм 6 гыйнварда эшли. Периноталь диагностика үзәге Серов урамындагысы 3 һәм 6 гыйнварда 8.00-19.00 сәгатьләрдә, ә Сибгат Хәким урамындагысы 6 гыйнварда 8.00-20.00 сәгатьләрдә кабул итә.

Балалар хастаханәләре 2,4 һәм 6 гыйнварда шимбә графигы буенча 9.00-17.00 сәгатьләрдә; 8 гыйнварда эш көне якшәмбе графигы буенча 9.00-15.00 сәгатьләр аралыгында; 2 һәм 5 гыйнварда педиатр, отоларинголог, хирург та кабул итә, беррәттән рентген кабинеты белән лаборатория дә эшли.

Заречье балалары өчен 2,5 һәм 6 гыйнварда 1нче шәһәр балалар сырхауханәсенең Декабристлар урамындагы 125 а йортка урнашкан травмпункты 9.00-17.00 сәгатьләрдә; Вахитов, Идел буе һәм Совет районнары балалары өчен «Азино» хастаханәсенең Бигичев урамындагы 20нче йортка урнашкан травмпункты 2 һәм 5 гыйнварда 9.00-17.00 сәгатьләрдә; башка көннәрдә һәм төнлә Республика клиника сырхауханәсе травмпункты кабул итә.

Коткару хезмәтенең бердәм телефоны: 112.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading