16+

Яңа ел төнен саф һавада каршы алыгыз

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина Яңа ел төнендә рестораннар һәм кафелар өчен бернинди йомшартулар планлаштырылмый, дип белдерде.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина Яңа ел төнендә рестораннар һәм кафелар өчен бернинди йомшартулар планлаштырылмый, дип белдерде.

«Бернинди йомшартулар да булмаячак, рестораннарның эш режимы үзгәрмәячәк. Бүгенгә күңел ачу учреждениеләренең эше тыелган һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен 24 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр күрсәтү каралган. Яңа ел төнендә ул үзгәрмәячәк", - дип җавап бирде Авдонина журналистларның Яңа ел төненә кагылышлы сорауларына.

Исегезгә төшерәбез, ноябрь уртасында Татарстан хакимияте рестораторлар соравы буенча җәмәгать туклануы объектларының эшен 23:00тән төн уртасына кадәр озайтты.

Санитар табиб сүзен җөпләп корпоративларны мөмкин кадәр кыскартырга һәм яңа ел бәйрәмнәрен саф һавада үткәрергә чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading