16+

Яңа ел уенчыкларын кайдан алырга?

Казанда 25 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Иске Татар бистәсендә Кабан күле ярында яңа ел ярминкәсе оештырырга җыеналар.

Казанда 25 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Иске Татар бистәсендә Кабан күле ярында яңа ел ярминкәсе оештырырга җыеналар.

Биредә яңа ел темасына күпләп сувенир тәкъдим ителәчәк. Товарның күбесе кулдан эшләнгән, үзенчәлекле, уникаль. Ярминкәдә кайнар чәй, камыр ризыклары сатыла торган нокталар да булыр дип көтелә. Шугалак булдырырга да уйлыйлар. Былтыр яңа ел ярминкәсенә 20 меңләп кеше килгән булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading