16+

Яңа елда теләк теләүнең 5 ысулы

Яңа ел төне могҗизаларга бай вакыт диләр. Сәгать унике тулганда күңел түрендә сакланган иң кадерле теләкләреңне теләсәң, алар һичшиксез кабул булачак. Ә без сезгә бүгенге төндә теләк теләү ысулларын өйрәтәбез.

Яңа елда теләк теләүнең 5 ысулы

Яңа ел төне могҗизаларга бай вакыт диләр. Сәгать унике тулганда күңел түрендә сакланган иң кадерле теләкләреңне теләсәң, алар һичшиксез кабул булачак. Ә без сезгә бүгенге төндә теләк теләү ысулларын өйрәтәбез.

1нче ысул.
Бу ысулны һәркем белә, бәлки инде кулланып та караганы бардыр. 

- Курантлар сукканда бер кәгазьгә теләкләрегезне языгыз.
- Бокалыгызга шампан шәрабе салыгыз.
- Кагәзьне ягыгыз да, көлен шампан шәрабенә салыгыз.
- Шуны төбенә кадәр эчеп бетерегез.

2нче ысул.
Яңа елга дип әзерләнгән киемегез эченә теләкләрегезне языгыз. Әйтик, акча, машина, фатир, саулык һ.б. Курантлар сукканда кулны шул язу останә куегыз да, аларны инде кабул булган итеп күз алдыгызга китерегез.

3нче ысул.
Сәгать теле уникегә якынлашканда кайбер кешеләр сикерә башлый. Сикергән вакытта шулай теләк-тели.

4нчы ысул.
Яңа елны дуслар, туганнар белән каршыласагыз, теләкләрне алдан ясап куйган кар бөртегенә яза аласыз. Соңыннан аларны урамга чыгып ыргытасыз. Кар бөртекләре җиргә әкрен генә төшәчәк. Шул вакытта теләгегезне инде кабул булган итеп күз алдына китерергә.

5нче ысул.
Яңа елда чәчәк бирү гадәте бик таралган булмаса да, чәчәкләр теләк теләгәндә бик нык ярдәм итә икән. Бүләк ителгән чәчәкләргә карап эчтән генә өч теләк әйтергә кирәк. Соңыннан ул чәчәкләрнең өч таҗыш шампан шәрабенә салырга һәм чыршы астына куерга кирәк. Сәгать унике тулганда теләкләрегезне кабат искә төшереп шәрабне эчегез.

Фото: Flytothesky.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading