16+

Яңа елдан машина кую урынын бүләк итеп булачак

Киләсе елның 1 гыйнварыннан машина куя торган урынны күчемсез милек итеп рәсмиләштереп булачак. Бу исә милекчеләргә машина кую урынын бүләк итү, сату, мирас итеп калдыру мөмкинлеге бирә. Әлеге хәбәр күпләрдә кызыксыну уяткан, ди. Кайбер кешеләр ишегалларында машина кую урыннарын барлый башлаган, имеш.

Дөрес, монда сүз бары җир астындагы машина кую урыннары, күпкатлы паркинглар турында гына бара, ди Росреестрның Татарстан идарәсендә физик затларның дәүләт күчемсез милек бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева. Моңа кадәр машина кую урынын фатир белән бергә сатып алырга мөмкин булган. Әмма аны күчемсез милек буларак рәсмиләштерү мөмкинлеге каралмаган. Реестрдан белешмә алганда да ул урынны бары «торак булмаган бина» дип кенә терки торган булганнар. Әмма торак булмаган биналар өчен салым машина урынына салына торганына караганда кыйммәтрәк. Шуңа да кеше өчен парковка урынын нәкъ менә «машина кую урыны» дип теркәү отышлырак. 1 гыйнвардан гамәлгә керәчәк закон нигезендә, машина урыны төшенчәсе рәсми статус алачак, урынның мәйданы кимендә 5,3х2,5 квадрат метр, иң зурысы 6,2х3,6 квадрат метрдан артмаска тиеш.

Быелның 11 аенда Татарстанда 435 машина урыны теркәлгән. Парковка урынын милке итеп рәсмиләштерергә теләгән кешеләр объектның техник планын төзетер өчен кадастр инженерын чакыртырга, аннары машина кую урынын кадастр хисабына куюны, милек итеп рәсмиләштерүне сорап, гариза тапшырырга тиеш. 2000 сум дәүләт пошлинасы да түләргә туры киләчәк. Бу эшләр иң күбе 12 көнгә сузылырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading