16+

Яңа елның гыйнварыннан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 23 процентка арта

Май указларын тормышка ашыру максатыннан бюджет өлкәсендә хезмәт хаклары 2018 елның гыйнварыннан 23 процентка индексацияләнә, дип хәбәр иткән "Россия 24" телеканалына интервьюда Россия финанс министры Антон Силуанов.

Бу хакта Татар-информ ТАССка сылтама белән хәбәр итә.

"Киләсе елда без президентның 2012 елдагы май указларында салынган карарларны тулысынча тормышка ашырабыз. 2018 елның гыйнварыннан, президент куйган бурычларны үтәп, бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләр хезмәт хаклары белән тәэмин ителәчәк, диде министр. - Уртача хезмәт хаклары 23 процентка артачак”.
Россиядә хезмәт хакларының реаль үсеше инфляциядән югары булып, 4,1 процентка җитәчәк, дип билгеләп үткән Россия финанс министры.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading