16+

Яңа проект «Шүрәле»не бергәләп укыйк

Казан федераль университеты Тукайның туган көненә зур бүләк әзерли. «ITISTuqay» дип аталган проектта һәркем катнаша ала.

Казан федераль университеты Тукайның туган көненә зур бүләк әзерли. «ITISTuqay» дип аталган проектта һәркем катнаша ала.

Беренче эш итеп itistuqay.com сай­тына керәсез. Система сезгә «Шү­рәле» поэмасыннан 15 секундка исәпләнгән өзек тәкъдим итәчәк. Сез аны укып видеога төшерәсез дә «Инстаграм» социаль челтәренә #itistuqay хештегы белән эләсез. Аннары эстафетаны өч дустыгызга тапшырасыз. Бу чарага инде җырчы Илназ Сафиуллин, IT-парк директоры Антон Грачев, Финляндиядән тәрҗемәче Робин Истон һәм башкалар кушылырга өлгергән, видеоларны сайтта карарга мөмкин.

Барлык видеоязмаларны җыеп ялгаганнан соң, «Шүрәле» поэмасын Габдулла Тукайның туган көне - 26 апрельдә тәкъдим итәчәкләр.

Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар Югары мәктәбенең фәнни хезмәткәре Диана Агапова әйтүенчә, алар проектны бер атна элек кенә башлап җибәргән, шулкадәр күп кеше катнашырга теләк белдерер, дип көтмәгәннәр дә.

- Барлык видеоларны да роликка кертә алмабыздыр, иң матур, сәнгатьле укучыларны сайлап алачакбыз. Видеоларны 25 апрельгә кадәр кабул итеп, 26сында сайтка әзер роликны эләчәкбез, - диде Диана Агапова «ШК» хәбәрчесенә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading