16+

Якын киләчәктә Мисырга һава юлы хәрәкәте яңартылачак

Мисыр аэропортларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә кагылышлы уртак планның 90 проценты үтәлгән, тагын дүрт мәсьәләне килештерәсе калган.

Мисыр аэропортларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә кагылышлы уртак планның 90 проценты үтәлгән, тагын дүрт мәсьәләне килештерәсе калган.

Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко Каһирәгә барган вакытта шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, очышларның төгәл башлану вакыты мисырлыларның һава юлы куркынычсызлыгы турындагы соңгы тәкъдимнәрне кайчан үтәүләренә бәйле. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«Депутатлар палатасына килүчеләрнең күбесе миннән Россия туристларының кайчан «кайтачаклары», ике арада һава юлы хәрәкәтенең кайчанрак яңартылачагы белән кызыксыналар», - ди Мисыр спикеры. - Әмма, Мисыр куркынычсызлыкка бәйле барлык таләпләрне үтәсә дә, Россиядән җавап ала алганыбыз юк әле», - дип аптыравын белдерә Али Абдель Аль.
«Дөресен әйткәндә, коллегам миңа бу мәсьәләдә артык нык басым ясый», - дип елмая Матвиенко. - Асылда әле хәл ителеп бетмәгән берничә мәсьәлә бар». Каһирә аэропортында февральдә уздырылган соңгы тикшерүләрнең нәтиҗәсе Россия Транспорт министрлыгына тапшырылган.
«Россия авиациясе тарихында булган иң зур һәлакәттән соң без пассажирлар, очышлар, курортлар куркынычсызлыгына бәйле иң вак җитешсезлекне дә игътибарсыз калдырырга тиеш түгелбез», - дип белдерде Валентина Матвиенко. - Барысы да очышларның башлану көне игълан ителүне көтә. Шуны әйтә алам: якын киләчәктә», - дип белдерде ул.
Исегезгә төшерәбез: Мисыр белән ике арада очышлар Россия тарафыннан 2015 елның ноябрендә, Шарм-эш-Шейхтан Санкт-Петербургка оча торган самолетта терракт булганнан соң туктатылган иде. Катастрофада 224 кеше һәлак булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading