16+

Ялларга җылыта, киләсе атнадан суыта

Татарстанда гыйнвар аен халык аномаль дип кабул иткән. Көндәлек уртача һава температурасы гадәттәгедән түбән булмаса да, кешеләргә гыйнвар бик суык булып тоелган. “Барысы да биоклимат белән бәйле, ягъни кешегә һава торышы хәзер башкача тәэсир итә. Җылыга ияләнгән халык, суыкны кабул итә алмый”, – дип саный Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Киләсе көннәргә һава торышына килгәндә, метеорологлар әйтүенчә, бүгеннән җылытачак. Җомга көнне көндез һава температурасы 2, 3 градус суык көтелә. Бу Татарстанга Скандинавия циклоны килү белән бәйле, дип хәбәр ителә Казан федераль университетеның рәсми сайтында.

Кыш көне җылыттымы, буран буласын көт тә тор. Метеорологлар да явым-төшемнәр булыр дип вәгъдә итә. Юрий Переведенцев сүзләренә караганда,  шимбә көнне җилнең тизлеге секундына 5-7 метрга җитәргә мөмкин, 10 миллиметрга кадәр кар явуы ихтимал. Ә менә киләсе атнадан тагын суыта башлаячак, ди. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча сүз аномаль суыклар турында бармый. Чын кыш өчен гадәти саналган 17-20 градус суыклар көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading