16+

Янгын сабагы

Гәрчә моның ярамаган эш икәнен, җиргә зыян салуларын белсәләр дә, яз-көз җитсә, тау битләрендә, урман аланнарында корыган үләннәрне, ботакларны яндыручылар табыла. Моннан ары ут белән уйнаучыларга закон коры булырга ошый. Чөнки Россия Дәүләт Думасына яңа закон проекты кергән. Проект авторлары корыган үләннәрне, урманнардагы коры-сарыны яндыручыларга штрафны икеләтә арттырырга тәкъдим итәләр....

Гәрчә моның ярамаган эш икәнен, җиргә зыян салуларын белсәләр дә, яз-көз җитсә, тау битләрендә, урман аланнарында корыган үләннәрне, ботакларны яндыручылар табыла. Моннан ары ут белән уйнаучыларга закон коры булырга ошый. Чөнки Россия Дәүләт Думасына яңа закон проекты кергән. Проект авторлары корыган үләннәрне, урманнардагы коры-сарыны яндыручыларга штрафны икеләтә арттырырга тәкъдим итәләр. Корыган үлән яндыручыдан бу гамәле өчен 5-10 мең, ә вазифаи заттан 15 меңнән 30 меңгә кадәр, ә юридик заттан 150 меңнән 250 мең сумга кадәр штраф түләтергә тәкъдим ителә. Бүгенге көндә әлеге штраф гади халыкка - 2-3мең, вазифаи затка 7-132 мең, ә юридик затка 50-120 мең сум тәшкил итә.

Бурдан кала, уттан калмый дип белми әйтмиләр. 12 апрельдә Хакассия территориясендә чыккан янгын һәммәбезгә сабак булырлык. Янып яткан үләннән башланган янгын тора-бара 40 торак пунктны камап ала. Әлеге һаләкәт аркасында 5 меңгә якын кеше йорт-җирсез калды, шуның өстенә 30 кешенең гомере өзелгән. Янгын китергән казаны 7 миллиард сумлык дип бәялиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading