16+

Яр Чаллыда Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан куелган һәйкәл кабат зыян күргән

Яр Чаллыда татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайга куелган һәйкәлгә тагын зыян салганнар.

Яр Чаллыда Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан куелган һәйкәл кабат зыян күргән

Яр Чаллыда татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайга куелган һәйкәлгә тагын зыян салганнар.

Хәтерләсәгез, узган ел һәйкәл янындагы гранит плитә ватылган һәм агачтан эшләнелгән урналар яндырылып, утыргычларның такталары каерып алынган иде.
Моңа кадәр, ягъни 2015 елда, вандаллар скульптураны буяп, шагыйрь кулында урнаштырылган китапны урлаганы ачыкланды. 2011 елда - Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан ачылган һәйкәл, 6 ел эчендә өченче тапкыр зыян күрә.
Яр Чаллы Хакимияте матбугат хезмәте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, әлеге теманы һәрдаим «куертып» тору кирәкми.
«Әлеге һәйкәл хакында һәрдаим сөйләп торуның мәгънәсе юк, дип саныйбыз. Бу урнаштырылган китапларның алга таба да урлануына китерергә мөмкин. Бу сөйләп, халыкка җиткерелә торган хәбәр, кызганыч, казаныш түгел».
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading