16+

«Яратам!» дияргә онытма

Россиядә 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне. "Казан" гаилә үзәге каршындагы мәйданда шул уңайдан бәйрәм оештырыла, программа 16.00 сәгатьтә башлана.

Россиядә 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне. "Казан" гаилә үзәге каршындагы мәйданда шул уңайдан бәйрәм оештырыла, программа 16.00 сәгатьтә башлана.

Шәһәрнең ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Фәридә Гыйлемханова "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә таныштырганча, мәдәни чаралар ун урында була. Мәйданның зурысы актив уеннар өчен билгеләнгән.
- Тынычрак мохитне яратучыларга китап сәүдәсе аллеясы эшли. Биредә өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплар урын алачак. Балаларга махсус мәйданчык әзерләнә, аңа зур курчаклар куела. Аквагрим ясатырга, бизәнү буенча осталык дәресе узарга мөмкин. Үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясый, артистлар концерт куя, - диде Фәридә Гыйлемханова.
Парлар үзләренең гаилә бәхете, гаилә традицияләре турында сөйләгәннән соң, бер шарны "пирамида"га сала. Чыгышлар "пирамида" тулганчы барачак.
Россиядә Гаилә көне 2008 елдан билгеләп үтелә. Тату парларга "За любовь и верность" медале тапшырыла. Казанда 2009 елны әлеге медаль белән иң беренче булып Люция һәм Сәяр Айдаровлар гаиләсе бүләкләнгән. Быел исә башкаланың унике пары сайлап алынган.
- Хәйретдиновлар гаиләсе аеруча хөрмәткә лаеклы. Бөек Ватан сугышы ветераны Фәррах ага Халхин-Голдан Берлинга кадәр сугышчан юл узган, хөкүмәт бүләкләренә лаек булган. Хатыны Әминә сугышта санитар булып хезмәт иткән. Аларның гаилә корып, бергә гомер кичерүләренә 70 ел. Разил Вәлиев белән Алия Абдуллинаның гаиләсенә 50 ел. Разил Вәлиевне халык шагыйре буларак беләбез. Ул 1993 елда "Егерменче гасыр кешесе" исеменә лаек булды. Егере сигез ел тату яшәүче Асия белән Әхмәт Сабировлар биш бала үстерә. Алар җәмгыять кануннары белән беррәттән дини кануннарны да үтиләр,-дип, мисаллар китерде Фәридә Гыйлемханова.
Бәйрәм көнендә "Казан" гаилә үзәгендә 63 парның никахы теркәлә. Казан буенча 116 пар язылыша.
Гаилә турында фикер йөрткәндә мэр Илсур Метшин Казанда җәйге чорда яшь гаиләләрнең аеруча күзгә чалынуларын искәртеп үтте. Парклар, сверлар, ишегаллары бала арбалы яшь әниләр, оныкларын җитәкләгән әбиләр белән тулы.
- Гаилә-җәмгыятьнең нигезе. Гаиләдән дә әһәмиятле кыйммәт юк. Ныклы гаилә яшьләргә үрнәк ул,-дип, нәтиҗә чыгарды мэр Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading