16+

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясенең дүртенче траншы килде

ТР да "Ярдәм янәшә!" акциясенең дүртенче этабы уза.

ТР да "Ярдәм янәшә!" акциясенең дүртенче этабы уза.

Моңа кадәр республикада яшәүчеләр 157 меңнән артык азык-төлек комплектын алган иде инде. "Җыелмаларны алучылар - республикада яшәүче 55 мең кеше, алар коронавирус аркасында авыр хәлгә калганнар. Һәркайсы май һәм июнь дәвамында өч тапкыр кирәкле продуктлар алган иде инде. Шушы көннәрдә азык-төлек тартмаларының дүртенче, соңгы партиясен китерү башланды. Кирәкле продуктлар татарстанлыларга 5 июльгә кадәр китереләчәк. Шул рәвешле, азык-төлек тартмаларының суммар күләме 220 мең данәдән артып китәчәк, - дип хәбәр итә акцияне оештыручылар. 

Әлеге пакетларны керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк, 8 яшьтән олырак балалары булган гаиләләр,  шулай ук ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк гаиләләр алды.  Моннан тыш, азык-төлек җыелмасы аз керемле гаиләдә (ата-ананың берсе алимент түләми) тәрбияләнүче балаларга, опека һәм попечительлек вазифаларын бушлай башкаручы гаиләләргә  тапшырылды. Шулай ук азык-төлек җыелмаларын коронавирус вазгыяте шартларында зыян күргән эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр гаиләләре, шулай ук түбән керемле гаиләләрнең балалары алды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading