16+

Ярминкәләр кайда уза?

Былтыр декабрь аена кадәр агропромпаркта авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләде. Авылда җитештерелгән продуктларны алып кинәндек. Быел да ярминкәләр була дип ишеткән идем, алар кайда уза икән? Сөләйман Шакиров, Казан.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, агропромпарктагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен дәвам иттерү турында әлегә төгәл әйтеп булмый, ә Казанда җиде урында чатырлы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли. Яңа Савин районында – Лаврентьев урамы, 10нчы йорт; Киров районында – Батыршин урамы, 20нче йорт; Авиатөзелеш районында – Дементьев урамы, 7нче йорт; Беломор белән Гудованцев урамнары киселешендә; Совет районында – Зәкиев урамы, 12нче йорт, Дәрвишләр бистәсендә һәм Идел буе районында Фучик урамы, 72нче йорт тирәсендәге мәйданчыкта урнашкан ярминкәләрдән авылда җитештерелгән продукцияне сатып алырга мөмкин. Чатырлы ярминкәләр көн саен сәгать 8.00дән 12.00гә кадәр эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading