16+

Яшь гаиләләргә ташламалы кредит бирүгә каршы чыкканнар

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының яшь балалы гаиләләр өчен Ипотека һәм торак ипотека кредитлау агентлыгының кредит проценты буенча, ташлама ставкасын 12дән 8 порцентка кадәр киметү тәкъдимен кабул итмәгән. Бу турыда "Изавестия"гә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Николай Подгузов хәбәр иткән. Аның каравы, бу...

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының яшь балалы гаиләләр өчен Ипотека һәм торак ипотека кредитлау агентлыгының кредит проценты буенча, ташлама ставкасын 12дән 8 порцентка кадәр киметү тәкъдимен кабул итмәгән. Бу турыда "Изавестия"гә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Николай Подгузов хәбәр иткән. Аның каравы, бу...

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының яшь балалы гаиләләр өчен Ипотека һәм торак ипотека кредитлау агентлыгының кредит проценты буенча, ташлама ставкасын 12дән 8 порцентка кадәр киметү тәкъдимен кабул итмәгән. Бу турыда "Изавестия"гә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Николай Подгузов хәбәр иткән. Аның каравы, бу гаиләләргә ипотека кредитын ана капиталы исәбеннән каплау идеясен икътисади идарә тармагы хуплап чыккан.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш һәм Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары яшь гаиләләр өчен Ипотека һәм торак ипотека кредитлау агентлыгының кредит буенча ташламалы ставкаларын 12дән 8 процентка киметү турында сүз алып баруларын үткән айда Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр иткән иде. Бала тугач, ата-ананың берсе хезмәт хакы алмый, шул сәбәпле яңа кредит алу яисә инде булганын каплау авырга туры килә.

Бу уңайдан, гаиләләрне берничә бала табуга өндәү өчен, дәүләт ярдәм күрсәтергә тиеш дип исәпләнә. Әмма "Известия" чыганагы хәбәр итүенчә, күпчелек идарә тармаклары яшь гаиләләр өчен ташламалы ставкаларны хупламый.

"Иҗтимагый куркынычлар булу сәбәпле, шөһбә зур", - дип аңлаткан чыганакның әңгәмәдәше.

Ул башта гаиләләр ташлама ярдәмендә ипотека кредиты буенча бурычларын үти алыр. Ләкин ресурс беткәч, аларның проблемалары барлыкка килер дип саный.

Мәсәлән, ташламалы ставканы Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы кабул итми, дип белдергән идарә тармагы башлыгы урынбасары Николай Подгузов.

"Бу шактый чыгымлы чара булу сәбәпле, процент ставкасын субсидияләүне кирәк дип тапмыйбыз. Нәтиҗәдә, базар ставкаларының җитди бозылуы мөмкин", - дигән ул.

Шулай да Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры бүген карала торган башка ике вариантны инкарь итмәгән.

"Ипотека кредитының төп суммасын өч яшькә кадәр баласы булган гаиләләрнең ана капиталы исәбеннән түләтү тәкъдиме бар. Әлеге чаралары без хупларбыз дип уйлыйм", - дип белдергән Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары. Ул Үзәк Банк инфляцияне 4 процентка җиткерү максатына ирешсә һәм аны шул дәрәҗәдә сакласа, киләчәктә ипотека ставкаларын шактый гына киметеп булыр дип уйлый.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading