16+

«Яшь гвария»дә ялкауларга ишек ябык

Казан янәшәсендәге Иннополис шәһәрчегендә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Яшь гвардия” яшьләр хәрәкәтенең Бөтенроссия уку-өйрәнү форумы бара.

«Яшь гвария»дә ялкауларга ишек ябык

Казан янәшәсендәге Иннополис шәһәрчегендә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Яшь гвардия” яшьләр хәрәкәтенең Бөтенроссия уку-өйрәнү форумы бара.

Бер атналык форумда “Яшь гвардия” активистлары, волонтерлар, шулай ук БДБ илләре егетләре һәм кызлары катнаша. Танылган сәясәтчеләр, эшкуарлар, PR-һәм SMM белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре чыгышлар ясый.

- Безнең сафларда ялкынлы егетләр һәм кызлар, эленке-салынкы йөрүчеләргә урын юк. Безнең шигарь - эшләргә, эшләргә һәм эшләргә! Илебезнең ныклыгы һәм үсеше өчен эшләргә,-ди “Яшь гвардия” Бөтенроссия яшьләр хәрәкәте әйдаманы Денис Давыдов.

“Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак та форумда катнашучылар белән очрашты.

- Яшь гвардиячеләрнең эшчәнлеге мактауга лаек. Россия Федерациясе Президентын сайлау кампаниясендә дә волонтерлар сыйфатында активлык күрсәттеләр, - диде Андрей Турчак. -Россиянең 42 төбәгендә быелның сентябрендә парламент һәм губернатор сайлаулары узачак. Яшьләрнең сәяси һәм иҗтимагый тормышта актив булулары зарур.

Форум делегатларына да үз фикерләрен җиткерү мөмкин иде. Мәсәлән, Кырым Республикасыннан Алексей Россиянең башка төбәкләре яшьләр оешмаларын Кырым яшьләр оешмалары белән хезмәттәшлеккә чакырды.

Андрей Турчак соңыннан журналистлар белән “түгәрәк өстәл” үткәрде.
- “Бердәм Россия” партиясе әгъзаларыннан бер делегация туплап, шушы көннәрдә генә Сүрия Гарәп Республикасының Дамаск шәһәрендә булып кайттык. Дамаскта тыныч, халык урамнарда, балалар уйный. Сүрия халкы Россиягә рәхмәт әйтә, киләчәккә өмет белән карый. АКШ һәм Франциянең Сүриягә ракета һөҗүме Сүрия халкын ил Президенты белән тагын да ныграк берләшүгә этәрде. Сүрия безнең ил предприятиеләре белән хезмәттәшлек планнары кора, анда хәзер заводларны торгызу, төзекләндерү эшләренә керештеләр, - диде Андрей Турчак.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның илдә технологик алгарышка ирешү бурычы куйганлыгы телгә алынды. Шул уңайдан мин Андрей Турчиновтан Россиядә яшь белгечләргә “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан нинди ярдәм оештырылуы, чит илләргә киткән белгечләрне туган илгә кайтарту буенча нинди чаралар күрелүе турында сорадым.

- Яшь галимнәр тәрбияләү-үстерү мәсәләсендә Татарстан һәрьяклы үрнәк,-диде Андрей Турчак.-Иннополис фән шәһәре төзелде, эше бара. Галимне яки белгечне әллә нинди зур хезмәт хаклары бирсәң дә, коры-буш җирдә беркетеп калдыра алмыйсың. Аңа уңайлы яшәү шартлары кирәк. Татарстанда шәһәрләрдә генә түгел, ә район җирлекләрендә дә балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт корылмалары, медицина биналары, клублар,юллар төзелә, җәмәгатьчелек мохите төзекләндерелә. Татарстан электрон технологияләрне гамәлгә кертү буенча да ил төбәкләре арасында пионер-үрнәк.

Россиянең ватанпәрварләре булыйк, дип, кат-кат искәртте Андрей Турчак.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading