16+

Яшь инспекторлар сафына син дә кушыл!

"Салават күпере" журналы белән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе тарафыннан оештырылган "Яшь инспектор" ("Молодой инспектор") балар рәсемнәре һәм язмалары бәйгесенә йомгак ясалды.

Яшь инспекторлар сафына син дә кушыл!

"Салават күпере" журналы белән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе тарафыннан оештырылган "Яшь инспектор" ("Молодой инспектор") балар рәсемнәре һәм язмалары бәйгесенә йомгак ясалды.

- Республика күләмендәге бәйгедә 150 бала катнашты. Россия төбәкләреннән дә иҗат эшләре җибәрделәр. "Яшь инспектор" бәйгесенең төп максаты - үсеп килүче буында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау, балаларда юлда үзләрен тоту культурасын тәрбияләү һәм тотрыклы белемнәр булдыру, "Салават күпере" журналының сәләтле укучыларын барлау, - диде "Салават күпере" журналы редакциясе" филиалы директоры, язучы Зиннур Хөснияр.

Җиңүчеләрне котлап ясаган чыгышында республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов бу бәйгенең зур әһәмиятен билгеләде.
- Ата-аналары һәм, әлбәттә, укытучылары белән бергәләшеп 150 бала бәйгедә катнашкан, - диде Рифкать Миңнеханов, - юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү бик кирәк. Ата-аналар юл кагыйдәләрен балаларга һәрвакыт искәртеп торсыннар, балаларыбыз юл һәлакәтләренә юлыкмасыннар.

"Иң шәп язма" номинациясендә Рафил Шәрифуллин (Мөслим районының Метрәй гомүм белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныф укучысы), ә "Иң шәп рәсем" номинациясендә Камилә Мөхәммәдиева (Балтач районының Смәел авылы, 6 яшь) җиңүче дип табылды. Рифкать Миңнеханов аларга ЮХИДИ бүләкләрен - планшетлар тапшырды.
Гайшә Камалиевага (Балтач районыны, 4 яшь) кул эшләнмәсе өчен язучы Зиннур Хөснияр үзенең махсус призын - уенчык бүләк итте. Ләйлә Вәлишева (Казан шәһәренең 37нче гимназисенең 7нче сыйныфы укучысы) "Салават күпере" журналының баш рәссамы Әлфия Йосыпованың рәсемнәр тупланмасына лаек булды.

Балалар, киләсе "Яшь инспектор" бәйгеләренә сез дә кушылыгыз! Моның өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнергә һәм үтәргә генә кирәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы итеп белсәң, шушы темага рәсемен дә ясарга, инша да язарга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading