16+

Яшәү минимумының күләме билгеле булды

РФ премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар нигезендә Россиядә яшәү минимумы 2021 елда 11 653 сумны тәшкил итәчәк.

РФ премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар нигезендә Россиядә яшәү минимумы 2021 елда 11 653 сумны тәшкил итәчәк.

Бу хакта Хөкүмәт сайтында хәбәр ителә.

"2021 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе буенча яшәү минимумы күләмен җан башына 11 653 сум билгеләргә", - диелә документта. Хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумы 12 702 сумны тәшкил итәчәк, пенсионерлар өчен - 10 022 сум, балалар өчен - 11 303 сум.

Яшәү минимумы элеккеге кебек кварталга түгел, ә бер елга билгеләнә. Хәзер аның күләме кулланучылар кәрзиненә кертелгән продуктларның бәясенә түгел, ә Россия буенча уртача җан кеременә бәйле.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә инвалидларга бу минималькалар ничек туләнә сон ник язылмый бу турыда

    Мөһим

    loading