16+

“Яшь вәгазьче” бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында "Яшь вәгазьче" конкурсын уздыра. Бәйгедә 2 тур каралган: 1 төбәк туры һәм 2 республика туры. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сайтында хәбәр ителә.

Нәзарәттән алынган мәгълүмат буенча, конкурс, мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан, оештырыла.

Ачык бәйгедә катнашу өчен гаризаларны vagaz2015@gmail.com электрон почтасына 15 мартка кадәр салырга кирәк. Җиңүчеләр 2017 елның 25 мартына кадәр билгеләнәчәк.

Төбәк туры үткәрелгәннән соң эксперт жюри тарафыннан иң яхшы дип табылган 2 эш (1-3 төркем) бәйгенең республика турына юллана. Аны vagaz2015@gmail.com электрон адресына салырга кирәк булачак. Биредә катнашучының тулы исеме, төркем номеры, районы һәм югары уку йортының исеме күрсәтелергә тиеш. Дедлайн - 2017 елның 25 марты.

Конкурс темалары:

1: Исламда мәзәкләр

2: "Теләмә, ә эшлә"

3: Психология һәм ислам

4: Гонаһның чиге кайда?

5: Ислам динендә канәгать булу

6: Ислам - уйлаучылар дине

Вәгазьләр ике телдә - татар һәм рус телләрендә кабул ителә.

Өстәмә сораулар өчен телефон: + 7 927 45 33 000 (Тимур), + 7 9520 478 001 (Руфат хәзрәт)

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading