16+

Яшь язучылар «Бәллүр ябалак»лы булды

«Глаголица» яшь язучылар бәйгесе быел дүртенче тапкыр узды. Белоруссия, Латвия, Украина, Казахстан, Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстаннан иҗат итүче кызлар-егетләр бер сәхнәгә җыелды.

Яшь язучылар «Бәллүр ябалак»лы булды

«Глаголица» яшь язучылар бәйгесе быел дүртенче тапкыр узды. Белоруссия, Латвия, Украина, Казахстан, Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстаннан иҗат итүче кызлар-егетләр бер сәхнәгә җыелды.

Бәйгене «Счастливые истории» балаларга ярдәм итү фонды оештыра. Фондның директоры Ирина Хөснетдинова әйтүенчә, алар сәләтле балаларны үстерүдә ярдәм итә алуларына шат. Бәйгедә татар телендә иҗат итүче балалар да катнаша ала. «Туган телне белү, чит телләрне өйрәнү киләчәктә һөнәр сайлаганда, дуслар белән аралашканда да кирәк», – ди Ирина ханым.

Быел «Глаголица» бәйсез әдәби премиясенә 600дән артык эш кабул ителгән. Россиянең 67 төбәге, Татарстанның 36 районы, биш чит илдән катнашучылар булган. Бәйгенең беренче этабын узган 100гә якын бала »Байтик» лагерена барды. Алар атна дәвамында мастер-классларда шөгыльләнделәр, балалар шагыйрьләре Михаил Яснов, Сергей Махотин, Борис Вайнер, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, язучы Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, шагыйрь Рифат Сәлах белән очраштылар. Зөя утравына, Казанның истәлекле урыннарына сәяхәткә бардылар. Йомгаклау кичәсе исә шимбә көнне «Әкият» курчак театрында узды.

Җиңүчеләрне проза һәм шигърият, эссе, әдәби тәрҗемә номинацияләрендә билгеләделәр. Яшь иҗатчылар ноутбук, планшет, электрон китаплар белән бүләкләнде. Иң оста каләм тибрәтүчеләргә бәйгенең төп бүләге – «Бәллүр ябалак» сыны тапшырылды. Казаннан Чулпан Хаҗиева татар телендә проза номинациясендә гран-прига лаек булды. Әсәренең исеме дә үзенчәлекле – «Әсәлем».

«Глаголица» бәйгесендә өченче ел катнашам. Бәллүр ябалакны кулыма бик тә тотасым килгән иде, быел насыйп булды. Моны язмыш бүләге дип саныйм. Әсәлем – кыз исемен аңлата. Асельне татарчага үзем шулай тәрҗемә иттем. Киләчәктә үз балама да шундый исем кушасым килә, – дип, хисләре белән уртаклашты Чулпан.

Конкурста катнашкан яшь язучыларның әсәрләре буенча кыска метражлы фильмнар да төшерелгән. Ел саен Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев иҗат эшләре арасыннан күңеленә ошаганын сайлап алып, авторына үз бүләген тапшыра. Бу юлы әлеге бүләккә Чистай кызы Алинә Хәйруллина лаек булды. Аңа Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина Минтимер Шәймиев исеменнән Болгардагы Ак мәчет төшерелгән сәгать тапшырды. Аларны Алинәнең телгә булган мөнәсәбәте җәлеп иткән:

«Безнең чорга туры килде инде
Айфон, интернет заманы.
Тик шулай да Тукай «Туган тел»е
Йөрәгендә һәрбер баланың!»

Матур әдәбиятка битараф булмаган, татар әсәрләре белән кызыксынучы, туган телдә иҗат итүче сәләтле балалар булганда, киләчәгебез өметле күренә. Яшь талантларга камилләшергә, үсәргә ярдәм иткән «Счастливые истории» кебек фондлар күбрәк булсын иде.

Рамил Мозаффаров

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading