16+

“Яшел хуҗалык: язгы сезон” күргәзмәсенә рәхим ит

Иртәгә - 28 апрель көнне «Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Яшел хуҗалык: язгы сезон" XVI махсуслаштырылган күргәзмә ачылачак.

Иртәгә - 28 апрель көнне «Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Яшел хуҗалык: язгы сезон" XVI махсуслаштырылган күргәзмә ачылачак.

Әлеге чара 2 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу күргәзмә ел саен уздырыла, гадәттә, анда 20 меңләп кеше җыела. Чарада Россия һәм БДБ илләреннән 140лап компаниянең бакча, яшелчәлек һәм дача өчен файдалы булган товарларын, экзотик һәм бүлмә гөлләрен, чүлмәктәге гөлләрне, декоратив күпьеллыкларны, чәчәк һәм яшелчә үрентеләрен, линдшафт дизайны өчен товарлар, дәвалау үсентеләрен, теплица, ашлама һәм башка товарларны күрергә мөмкин булачак.
Шулай ук 11:00 сәгатьтә тамашачылар өчен махсус бакчачылар остаханәсе дә эшләр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading