16+

Яшел Үзәндә банк талауда шикләнелүчене тоткарлаганнар

Бүген, 2 декабрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча җинаять эзләү хезмәткәрләре Васильево бистәсендәге банк бүлегенә һөҗүм итүдә һәм талауда шикләнелүчене тоткарлаганнар.

Бүген, 2 декабрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча җинаять эзләү хезмәткәрләре Васильево бистәсендәге банк бүлегенә һөҗүм итүдә һәм талауда шикләнелүчене тоткарлаганнар.

Ул Волжск кешесе (Марий Эл республикасы) булып чыкты, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.
16 ноябрьдә җинаятьче Васильеводагы банк бүлегеннән кассирга пистолетка охшаган әйбер белән янап 110 мең сум урлаган иде. Әлеге җинаятьне кылганнан соң, ир киемнәрен алыштырып, тыныч күңел белән Казанга бурычын түләргә чыгып киткән. Талап алынган акчаларның яртысын ул үз ихтыяҗларына сарыф иткән.
2 декабрьдә шикләнелүче полициягә килеп, үз гаебен таныган һәм шул хакта гариза язган. Полиция хезмәткәрләренә ул банк талауга алдан ук әзерләнүен хәбәр итте - 10 ноябрьдә ул Васильевога арендага алынган автомобильдә килгән, урындагы хәлне бәяләгән һәм эш итү буенча план корган.
Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Моңарчы, без бу хакта хәбәр иткән идек: Яшел Үзән районында пистолетка охшаган әйбер тоткан ир-ат банк бүлеген талаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading