16+

Яшел Үзәндә Галимҗан Барудины искә алдылар

Яшел Үзәндә мәшһүр дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, күренекле педагог Галимҗан Барудины искә алу кичәсе булды.

Яшел Үзәндә Галимҗан Барудины искә алдылар

Яшел Үзәндә мәшһүр дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, күренекле педагог Галимҗан Барудины искә алу кичәсе булды.

ТР Диния нәзарәте тарафыннан агымдагы ел Г. Баруди елы дип игълан ителгән иде, республикада аның 160 еллыгы уңаеннан төрле чаралар үткәрелә.
Кичәгә килүчеләргә Нияз хәзрәт Сабиров Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен җиткерде, Галимҗан Баруди турында сөйләде.
Диния нәзарәте Барудига багышлап документаль фильм эшләгән, анда билгеле шәхеснең күпкырлы эшчәнлеге, тормыш юлы чагылдырылган. Фильм Казан, Мәскәү, Уфа шәһәрләрендә төшерелгән.

фото:dumrt.ru
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading