16+

Яуган кар эреп бетәрме?

Төбәк территориясендә салкын аномалия китереп чыгарган озак антициклоннан соң, безгә җылы фронт килде, кар яуды. Һава басымы кискен кимеде.

Яуган кар эреп бетәрме?

Төбәк территориясендә салкын аномалия китереп чыгарган озак антициклоннан соң, безгә җылы фронт килде, кар яуды. Һава басымы кискен кимеде.

Төньяк-көнбатыш циклон белән бәйле аномаль җылы һава торышына карамастан, Казанда барлыкка килгән кар катламы сакланачак, дип вәгъдә итә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

«Төбәк территориясендә салкын аномалия китереп чыгарган озак антициклоннан соң, безгә җылы фронт килде, кар яуды. Һава басымы кискен кимеде. Тулаем алганда, бу декада, ай ахырына кадәр, аномаль температура күрсәткечләре буенча нормадан югарырак булачак. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта тәүлеклек һава температурасы -5, -6 градус тәшкил итәргә тиеш», — ди профессор.
 
Шул ук вакытта Переведенцев, аномаль җылы булуга карамастан, яуган карның тулысынча эремәвен әйтте. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading