16+

Язга «Имәнлек» станциясенә кадәр метро йөри башлаячак

Җәмәгать транспорты паркын яңарту, транспорт челтәре эшен камилләштерү – Россия Президенты тарафыннан билгеләгән бурычлар.

Язга  «Имәнлек» станциясенә кадәр метро йөри башлаячак

Җәмәгать транспорты паркын яңарту, транспорт челтәре эшен камилләштерү – Россия Президенты тарафыннан билгеләгән бурычлар.

Президент җәмәгать транспортын расписание буенча төгәл һәм тиз хәрәкәтләнүчән, һәркем өчен мөмкинлекле тармакка әверелдерергә күрсәтмә бирде. Ил башлыгы йөкләмәсе нигезендә, җәмәгать транспортын табигый газга күчерү буенча колачлы программа гамәлгә ашырыла.

“Җәмәгать транспортының массакүләмлелеге, зур социаль әһәмияте пассажирлар йөртүгә югары таләпләр куюга этәрә. Бу – маршрутлар челтәре белән киң итеп колачлау, элемтәләрнең ышанычлылыгы һәм, әлбәттә, күрсәтелгән хезмәтләрнең иминлеге һәм сыйфаты. Барлык җирләрдә дә автобусларны, троллейбусларны, трамвайларны яңартуга омтылыш тудырырга, транспорт паркын камилләштерүдә дәүләт ярдәменең нәтиҗәле механизмнарын табарга кирәк”, – дигән иде Президент.

Казанның “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов 13 февральдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә үзләренең 2 мең 475 кешеле коллективларының хезмәте Россия Президенты куйган бурычларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгәнлеген нигезләп-дәлилләп сөйләде.

– Беренче чиратта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшинга рәхмәт! Аларның теләктәшлегендә узган ел яңа 10 трамвай һәм 15 троллейбус сатып алынды, – диде Әсфән Галәвов.

Башкаланың электр транспорты хәзер 14 метро поездыннан, 96 трамвайдан һәм 201 троллейбустан гыйбарәт. Шушы "электрлы атлар” пассажирларның 74,6 процентын йөртә. Казан метросыннан көн саен 92 мең кеше файдалана.

– “Казан-1” тимер юл вокзалы белән “Кояшлы шәһәр” торак комплексы арасында хәрәкәтләнә торган 5нче трамвайда көн саен 27 мең кеше йөри. Бу маршрут “Кояшлы шәһәр” торак комплексы буенча тагын 900 метрга ягъни ике тукталышка озынайтыла. Төзелеш эшләренә 2018 елның җәендә керешәчәкбез. Шушы маршрут киләчәктә шәһәрне “боҗра” рәвешендә колачлар. Моның өчен Борисково бистәсе тарафында башта күперләр һәм эстакадалар төзергә кирәк әле, – диде Әсфән Галәвов.
Татарстан урамы белән Тукай урамы киселешендә суүткәргечләргә ремонт башкарылу сәбәпле, 2нче трамвай маршруты ябылып тора. Җәйгә 2нче трамвай йөри башлаячак, ул туристлык маршруты булып та санала, дип ышандырды генераль директор.

– Элек составлар иртән һәм кичен “пик сәгатьләренә” күбрәк чыгарыла иде, – дип дәвам итте сүзен Әсфән Галәвов. – Хәзер трамвайлар һәм троллейбуслар көндез пассажирлар азрак булса да, барыбер дә, расписаниене саклап йөри. Бездә тырышып эшләгән трамвай һәм троллейбус йөртүчеләр 45-50 мең сум хезмәт хакы ала. Предприятие буенча уртача хезмәт хакы 29 мең 522 сум.

Казан “Метроэлектротранс” предприятиесе дирекциясе энергия чыганакларына сакчыллыкка нык әһәмият бирә. Узган ел электр энергиясенә 12 миллион сум экономия ясалган. Предприятиедәге 30 йөк һәм җиңел машина барысы да табигый газ ягулыгында эшли. Әсфән Галәвов әйтүенчә, газ куллану күпкә отышлырак.

Метрода транспорт яки банк картасы белән түләү ысулын киң кулланышка кертелә башлаган.Трамвайлардагы һәм троллейбуслардагы кондукторлар да “чек” бирә торган яңа валидаторлар белән эшли башлаячак, дип белдерде “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры.

“Метроэлектротранс” коллективы инде шактый еллар Югары Осландагы өлкәннәр интернат-йортына шефлык ярдәме күрсәтә.

– Безнең предприятиедә эшләгән Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбызның сафы елдан-ел кими, дүртәү генә калдылар. Аларның пенсияләренә ай саен 2 мең сум өстәп биреп барабыз. Быел 9 майга – Җиңү көненә метрополитенның “Имәнлек” станциясен файдалануга тапшыру ниятләнелә, – диде “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов.

Дамир Бәдриев фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading