16+

Язгы каникулда балалар кул кушырып утырмаячак

20-28 мартта - укучыларның язгы каникуллары. Каникул берни эшләмичә өйдә кул кушырып утыру өчен түгел. Киресенчә, спорт, иҗат, фән белән шөгыльләнер чак, дигән фикердә Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.

20-28 мартта - укучыларның язгы каникуллары. Каникул берни эшләмичә өйдә кул кушырып утыру өчен түгел. Киресенчә, спорт, иҗат, фән белән шөгыльләнер чак, дигән фикердә Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.

Балаларның ялын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү максатыннан, министрлык каникул дәвамында төрле чаралар планлаштырган. Әйтик, быел Татарстанда беренче тапкыр кадет мәктәпләре укучылары арасында яшь барабанчылар фестивале уза. Чара 27 мартта Түбән Кама шәһәренең Сафиуллин исемендәге кадет корпусында булачак.

Шулай ук быел тәүге тапкыр өстәмә белем бирү оешмалары арасында спартакиада уза. Биредә балалар өстәл теннисы, йөзү, чаңгы, җиңел атлетика буенча көч сынашачак. 18-19 март көнне Чаллы шәһәренең «Чаллы» спорт базасында җиңел атлетика буенча финал ярышлары була. 24-25 мартта исә Чаллының «Дельфин» спорт комплексында 2002-2003, 2004-2005 елда туган балалар арасында йөзү буенча ярышлар үтә.

- Быел без балаларны актив рәвештә йөзәргә өйрәтә башладык. Бу бер үк вакытта җәйге каникуллар вакытында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү чарасы да. Шуңа да быел йөзү буенча ярышлар үткәрергә булдык, - ди Лариса Сулима.

21-25 март көннәрендә, «Кос­тер» мәктәп лагере кысаларында, «Телешик» дигән медиамәктәп эшләячәк. Монда кино, социаль роликлар төшерергә яраткан 5-10нчы сыйныф укучылары чакырыла.
- Лагерьда балалар «Зайцев+1» сериалы герое Иван Громов һәм «Кто хочет стать миллионером?» проекты про­дюсеры Александр Дибривин белән очрашачак, - диде Лариса Сулима.
21-23 март Түбән Каманың «Шинник» спорт клубында «ГТО» фестивале уза. Ярышлар йөзү, ОФП, җиңел атлетика буенча норматив тапшырудан гыйбарәт булачак. Җиңүчеләр медальләр белән бүләкләнәчәк.

­­26 март -1 апрель көннәрендә Иннополис университетында мәктәп балалары арасында информатика буенча олимпиада булачак. Шулай ук республика буенча балалар йортлары, приют­ларда тәрбияләнүче балалар өчен төрле чаралар оештырыла. Мәктәп яны лагерьларында тарих, икътисад, җәмгыять белеме, география буенча олимпиадаларга әзерлек эшләре барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading