16+

Җәйге кафеларда сидр, пуаре һәм әче бал да сату рөхсәт ителәчәк

1 майдан 1 октябрьгә кадәр чорда сезонлы (җәйге) кафеларда алкоголь продукциясен ваклап саткан очракта, сатып алучылар өчен хезмәт күрсәтү залын булдыру таләбе куелачак.

1 майдан 1 октябрьгә кадәр чорда сезонлы (җәйге) кафеларда алкоголь продукциясен ваклап саткан очракта, сатып алучылар өчен хезмәт күрсәтү залын булдыру таләбе куелачак.

ТР Дәүләт Советы депутатлары шуңа бәйле закон проекты кабул итте. Аның нигезендә, стационар булмаган җәмәгать туклану объектларында ваклап сатуга рөхсәт ителгән алкоголь продукциясе исемлеге дә киңәйтелә. Хәзер җәйге кафеларда сидр, пуаре һәм әче бал да сату рөхсәт ителәчәк. Элек бу сыра һәм сыра эчемлекләренә генә кагыла иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading