16+

Ык буе авыллары Сабан туенда мәйданга беренче тапкыр татар токымлы атлар чыгачак (ПРОГРАММА)

21-22 июль көнне Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылында "Ык буе авыллары Сабан туе" Бөтенроссия халыкара дуслык бәйрәме уза. Оештыручылар сүзләренчә бу чара Татарстан белән Башкортстан арасындагы багланышлар өчен ак җәймә булып торачак.

21-22 июль көнне Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылында "Ык буе авыллары Сабан туе" Бөтенроссия халыкара дуслык бәйрәме уза. Оештыручылар сүзләренчә бу чара Татарстан белән Башкортстан арасындагы багланышлар өчен ак җәймә булып торачак.

Ык буе авыллары Сабан туе беренче тапкыр оештырыла. Киләчәктә ул районнар буйлап күчеп йөриячәк. Киләсе бәйрәмне Татарстанның Азнакай районы кабул итә.

-Ел саен Бөтендөнья татар конгресы татар эшмәкәрләрен җыеп форум үткәрә. Бу Сабан туе әлеге форумның хезмәт җимеше. Эшмәкәрләрнең шулай Сабантуй, Шәҗәрә бәйрәмнәрен үткәрү кебек күркәм традициясе бар. Ык буе авыллары Сабан туен үткәрү идеясе белән Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов чыкты. Мондый бәйрәмнәр халыкны уята. Хәзерге заманда иң дефицит әйбер аралашу бит. Бу Сабан туе да шул вазифаны башкары, - ди Бөтендөнья татар конгресының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов.

Милли бәйрәмдә Башкортстан белән Татарстаннан 14 район катнаша, Оренбург өлкәсеннән 200дән артык кунак чакырулы. Әлеге Сабан туе милли уеннар, ихата бәйгеләре, җыр-биюләрдән тыш, истәлекле вакыйгаларга да бай булачак. Әйтик, бәйрәм алдыннан ачык һавадагы "Бабай утары" туристик-музей комплексын ачу тантанасы була. 1870 елда төзелгән җил тегермәне музейның иң борынгы экспонаты. Шулай ук Фәнир Галимов XVII-XVIII, XIX-XX гасырларга караган салам түбәле өч ихата да кайтарткан. Утарда умартачы йорты да бар. Яңа пешкән икмәк белән каймаклап чәй эчү, тюбингта тау шуу кебек заманча күңел ачулар да каралган комплекста.

Сабантуйның беренче көне Туймазы үзәк мәдәният һәм ял паркында башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары концерты белән ачыла. Бәйрәм иртәсе исә Төмәнәк авылындагы "Аналар һәм сугыш балалары" һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән башланып китәчәк.

Бу Сабантуе беренче тапкыр татар токымлы ат чабышлары белән дә үзенчәлекле. Биредә 15ләп татар аты чабышачак. Җиңүчегә колыннар, маллар бүләк итәчәкләр.

-Татар токымлы атларны үрчетү мәсьәләсе дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелгәч, без Казахстан, Чиләбе, Башкортстан, Алтай якларындагы токымлы атларны барладык. Бу эшкә белгечләрне, галимнәрне җәлеп иттек. Беренче татар токымлы ат чабышлары инде Лениногорск, Әлмәт якларында үткәрелгән. Сабантуенда исә аларның тәүге чыгышы. Киләчәктә татар атларын бренд буларак үстерүгә ниятлибез. Татар атларыннан кала башка токымлы атлар да булачак, - ди Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев.

Бу Сабантуе ут күршеләре булган республикаларны икътисади, мәдәни хезмәттәшлекләрен ныгытып кына калмый, ә этник туризм, авыл туризмын үстерүгә дә бер этәргеч булачак.

Сүз уңаеннан, 22 июль Пенза өлкәсенең Әләзән авылында да Бөтенроссия авыл Сабантуе булачак.

Ык буе авыллары Сабан туе бәйрәменең программасы:

21 июль

19.30 - Туймазы үзәк мәдәният һәм ял паркында башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары концерты.

22 июль

10.00 -Татарстан, Башкортстан Республикалары, Оренбург өлкәсе югары җитәкчелегенең Төмәнәк авылында "Аналар һәм сугыш балалары" һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы.
10.30 - ачык һавадагы "Бабай утары" туристик-музей комплексын ачу тантанасы.
11.30 - Татарстан, Башкортстан республикалары, Оренбург өлкәсе вәкилләре урнаштырган тирмәләрне, милли ихаталарны карау, күргәзмәләр белән танышу.
12.00 - Сабан туен ачу тантанасы. Сәнгать әһелләре, иҗади коллективлар чыгышлары.
13.00 - ярышлар башлана.
17.00 - җиңүчеләрне бүләкләү;
18.00 - ябылу тантанасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading