16+

Ык буе Сабан туеның ПРОГРАММАСЫ

21-22 июль көнне Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылында «Ык буе авыллары Сабан туе» Бөтенроссия халыкара дуслык бәйрәме уза. Оештыручылар сүзләренчә, бу чара Татарстан белән Башкортстан арасындагы багланышлар өчен ак җәймә булып торачак.

21-22 июль көнне Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылында «Ык буе авыллары Сабан туе» Бөтенроссия халыкара дуслык бәйрәме уза. Оештыручылар сүзләренчә, бу чара Татарстан белән Башкортстан арасындагы багланышлар өчен ак җәймә булып торачак.

Ык буе авылларының Сабан туе беренче тапкыр оештырыла. Киләчәктә ул районнар буйлап күчеп йөриячәк. Киләсе елга бәйрәмне Татарстанның Азнакай районы кабул итәчәк.
- Ел саен Бөтендөнья татар конгрессы татар эшмәкәрләрен җыеп форум үткәрә. Бу Сабан туе - әлеге форумның хезмәт җимеше. Эшмәкәрләрнең шулай Сабан туе, Шәҗәрә бәйрәмнәрен үткәрү кебек күркәм традициясе бар. Ык буе авыллары Сабан туен үткәрү идеясе белән Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов чыкты. Мондый бәйрәмнәр халыкны уята. Бу Сабан туе да шул вазифаны башкара, - диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов.
Милли бәйрәмдә Башкортстан белән Татарстаннан 14 район катнаша, Оренбург өлкәсеннән 200дән артык кунак чакырулы. Чара милли уеннар, ихата бәйгеләре, җыр-бию­ләрдән тыш, истәлекле вакыйгаларга да бай булачак. Бәйрәм алдыннан ачык һавада «Бабай утары» туристик-музей комплексы ачылачак. Музейның иң борынгы экспонаты - 1870 елда төзелгән җил тегермәне. Шулай ук Фәнир Галимов XVII-XVIII, XIX-XX гасырларга караган салам түбәле өч ихата да кайтарткан. Утарда умартачы йорты да бар. Комплекста яңа пешкән икмәк, каймак белән чәй эчәргә дә мөмкинлек булачак.
Сабан туеның беренче көне Туймазы үзәк мәдәният һәм ял паркында башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары концерты белән ачыла. Бәйрәм иртәсе исә Төмәнәк авылындагы «Аналар һәм сугыш балалары» һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән башланып китәчәк.
Бу Сабан туе беренче тапкыр татар токымлы ат чабышлары уздыру белән дә үзенчәлекле. Биредә 15ләп татар чабышкысы катнашачак. Җиңүчегә колыннар, маллар бүләк ителәчәк.
- Татар токымлы атларны үрчетү мәсьәләсе дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелгәч, без Казахстан, Чиләбе, Башкортстан, Алтай якларындагы токымлы атларны барладык. Бу эшкә белгечләрне, галимнәрне җәлеп иттек. Беренче татар токымлы ат чабышлары инде Лениногорск, Әлмәт якларында үткәрелгән. Сабан туенда исә аларның тәүге чыгышы. Киләчәктә татар атларын бренд буларак үстерергә ниятлибез. Татар атларыннан кала, башка токымлы атлар да булачак, - диде Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев.
Сабан туе ут күршеләр булган республикаларның икътисади, мәдәни хезмәттәшлекләрен ныгытып кына калмый, ә этник туризм, авыл туризмын үстерүгә дә бер этәргеч булачак.
Сүз уңаеннан, 22 июльдә Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе узачак.

Ык буе авыллары Сабан туе программасы

21 июль
19.30 - Туймазы үзәк мәдәният һәм ял паркында башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары концерты.

22 июль
10.00 - Татарстан, Башкортстан республикалары, Оренбург өлкәсе җитәкчеләре катнашында Төмәнәк авылында «Аналар һәм сугыш балалары» һәйкәленә чәчәкләр салу.
10.30 - Ачык һавадагы «Бабай утары» туристик-музей комплексын ачу тантанасы.
11.30 - Татарстан, Башкортстан республикалары, Оренбург өлкәсе вәкилләре урнаштырган тирмәләрне, милли ихаталарны карау, күргәзмәләр белән танышу.
12.00 - Сабан туен ачу тантанасы. Сәнгать әһелләре, иҗади коллективлар чыгышлары.
13.00 - Бәйгеләр башлана.
17.00 - Җиңүчеләрне бүләкләү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading