16+

Йөк машиналары табигый газ белән йөри башлаячак

Чаллыда "КАМАЗ" ААҖдә газ белән эшләүче йөк машиналарын җитештерә башладылар.

Йөк машиналары табигый газ белән йөри башлаячак

Чаллыда "КАМАЗ" ААҖдә газ белән эшләүче йөк машиналарын җитештерә башладылар.

Әлеге уңайдан оештырылган чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Газпром" ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты. Сергей Когогин әйтүенчә, бүген Татарстан газ моторлары өлкәсендә лидерлар рәтендә. Бездәге копманиенең мөмкинлекләре белән җәмәгать транспортының 50 процентын газ ягулыгына күчереп булыр иде.

"Автомобильләр заводында табигый газда эшләүче двигательле "КАМАЗ" автомобильләрен һәм автобус шассиларын җитештерүне оештыру" проекты бер елдан бирле гамәлгә ашырыла. Әлеге проектның бюджеты - 450 миллион сум тирәсе. Шассины җыю һәм газ двигателен кую эше "КАМАЗ"ның төп җыю конвейерында башкарылачак. Аннан газ автомобильләре корпусында әлеге "комплект"ка газ-баллон җиһазларын урнаштырачаклар.

Быел «КАМАЗ» ААҖндә газга көйләнгән 1800 машина җитештерергә ниятлиләр. Проект буенча елына 8 мең техника эшләп чыгару күздә тотыла, алга таба, бу санны 15 меңгә җиткерү исәбе дә бар. Белгечләр фикеренчә,газ белән йөрүче техника 15-25 процентка кыйббатрак йөри. Аның каравы кулланучы өчен отышлы яклары җитәрлек: дизель ягулыгы белән чагыштырганда, газ очсызракка чыга. Газга көйләнгән автомобильләр табигатькә дә азрак зыян сала ди, экологлар.

Фото: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading