16+

«Йолдызлык» ЮНЕСКО патронажы астында уза

"Созвездие-Йолдызлык" XVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале хәзер ЮНЕСКО патронажы астында үткәреләчәк. Бу хакта фестиваль дирекциясе һәм лауреатлары белән очрашуда Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе хәбәр итте. - «Йолдызлык» милли традицияләрне үстерү, популярлаштыру юнәлешендә генә эшләми, ә сәнгатьнең төрле өлкәсендә яңа исемнәр табарга да...

"Созвездие-Йолдызлык" XVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале хәзер ЮНЕСКО патронажы астында үткәреләчәк. Бу хакта фестиваль дирекциясе һәм лауреатлары белән очрашуда Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе хәбәр итте.

- «Йолдызлык» милли традицияләрне үстерү, популярлаштыру юнәлешендә генә эшләми, ә сәнгатьнең төрле өлкәсендә яңа исемнәр табарга да ярдәм итә. Фестиваль мәдәни күптөрлелекне саклауга зур этәргеч бирә, бу исә тулысынча ЮНЕСКОның максат һәм булычларына туры килә, - диде Григорий Орджоникидзе.

Татарстанның чын мәгънәсендә мәдәни бренды булган фестивальнең бүген муниципаль үзәкләрдә сайлап алу этабы уза. Хәзерге вакытта алар Кукмара районында. 31 мартка кадәр Апас, Яшелүзән районнарында да сайлап алу этаплары үткәреләчәк. Биредә 5 - 21 яшьлек йолдызчыклар жюри әгъзаларына вокал, хореография, конферанс юнәлешендә осталыкларын күрсәтә.

"Йолдызлык" мәктәбен ел саен 70 мең сәләтле бала үтә. Фестиваль М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, җәмгыятьчелек тануын күрсәткән "Семья России» илкүләм премия иясе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading