16+

Югалган кызны тапканнар

Яшел Үзән полициясе һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре оператив - эзләү чаралары нәтиҗәсендә бер атна дәвамында югалып торган 17 яшьлек укучы кызны тапканнар.

Яшел Үзән полициясе һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре оператив - эзләү чаралары нәтиҗәсендә бер атна дәвамында югалып торган 17 яшьлек укучы кызны тапканнар.

Моңарчы, без әлеге хәл турында язып үткән идек. Кыз әнисе белән ачуланышканнан соң 14 ноябрьдә юкка чыккан.

11 сыйныф укучысы өеннән чыгып киткән һәм кунарга кайтмаган, икенче көнне дә элемтәгә чыкмаган. 

Әнисе полициягә кызының югалуы турында гариза язган, яшүсмерне эзләүгә волонтерлар да кушылган. Нәтиҗәдә, 10 көннән соң Яшел Үзән полициясе һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре аның кайдалыгын билгели алганнар. Кыз күрше Йошкар Олада булган икән. Укучыны өенә алып кайтканнар, хокук саклау органнары килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклау өстендә эшли.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading