16+

ЮХИДИ Казан урамнарына рейдка чыга

Казанда автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейд үткәрәчәк.

Казанда автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейд үткәрәчәк.

Хокук сакчылары җомга көнне, 23 октябрьдә, 20 дән 22 сәгатькә кадәр Идел буе районы юлларына чыгачак. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре күп тапкырлар административ җаваплылыкка тартылган, балалар йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән, транспорт чарасы конструкциясенә ярамаган үзгәрешләр керткән йөртүчеләргә, шулай ук хокуксыз яки исерек хәлдәге автомобиль сөючеләргә аерым игътибар бирәчәк. Моннан тыш, автоинспекторлар игътибарына җәяүлеләрне үткәрми торган машина йөртүчеләр һәм юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен боза торган җәяүлеләр дә эләгәчәк.

Низаглы хәлләр килеп чыкмас өчен ЮХИДИ машина йөртүчеләргә сәфәр алдыннан барлык кирәкле документларның булуын тикшерергә, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм штрафларны вакытында түләргә киңәш итә. 

Фото: http://tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading