16+

ЮХИДИ машина йөртүчеләргә ерак юлларга чыкмаска киңәш итте

ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ республика территориясендә һава шартларының начараюы турында кисәтә һәм машина йөртүчеләрне машинаның техник әзерлегенә җитди карарга чакыра.

ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ республика территориясендә һава шартларының начараюы турында кисәтә һәм машина йөртүчеләрне машинаның техник әзерлегенә җитди карарга чакыра.

Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда 14 һәм 15 гыйнварда һава торышы начарланачак. Кар явуы көтелә, буран аркасында күз күреме начарланачак, җилнең 16 м/с ка кадәр көчәюе көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе кышкы шиннар "кидерелмәгән" M1 һәм N1 категорияле транспорт чараларын кыш көне эксплуатацияләү тыела. Шулай ук бер күчәргә төрле размердагы шиннар, конструкцияләр урнаштыру киңәш ителми. Автомобиль белән идарә иткәндә, машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы һәм сак булырга тиеш.

Катлаулы метеорология шартларында машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлеге белән түгел, ә килеп туган юл шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Каршы яктан хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелырга кирәк. ГАИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8 (843)-533-38-88.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading