16+

Юл билгеләре яңара

Казан үзәгенең Бассейная, Камал, Тукай, Мөштәри, Рәхмәтуллин урамнарында «Тукталыш тыела» дигән юл билгеләре урнаштырыла башлады. Эшләр 31 декабрьгә тәмамлана.

Казан үзәгенең Бассейная, Камал, Тукай, Мөштәри, Рәхмәтуллин урамнарында «Тукталыш тыела» дигән юл билгеләре урнаштырыла башлады. Эшләр 31 декабрьгә тәмамлана.

KZN.RU порталы хәбәр итүенчә, Казанда туристларны йөртә торган автобуслар өчен тукталыш мәйданчыклары һәм Үзәк стадион каршында автобусларга озаклап тору өчен махсуслаштырылган мәйданчыклар ясалачак. Зур Кызыл, Островский, Профсоюзная, Сәлимҗанов, Ташаяк (Үзәк стадион), Университет, Фатих Кәрим, Бауман (Кремль астында) урамнарында «Тукталыш тыела» юл билгесе янына «Кроме туристического автобуса» дигәнен дә урнаштыралар. Бу эшләр дә ел ахырына төгәлләнер, дип көтелә.

Яңа юл билгеләре автотранспорт парковкасын тәртипкә китерергә һәм юлларның үткәрүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирә. Казан шәһәренең башкарма комитеты машина йөртүчеләрне юл билгеләре күрсәтмәләренә таянып эш йөртергә чакыра. Шуны да истән чыгармагыз, тукталыш яки транспорт чараларын туктатып тору кагыйдәләрен санга сукмау административ хокук бозу булып санала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading