16+

Юл һәлакәтләрендә һәр өч кешенең берсе каршы як полосага чыгу аркасында гомере белән хушлаша

Россиядә соңгы җиде айда булган юл-транспорт һәлакәтләренең 10 проценты машина йөртүченең каршы якка чыгуы белән бәйле, дип хәбәр итә Татар-информ ЮХИДИ матбугат хезмәтенә сылтама биреп.

Россиядә соңгы җиде айда булган юл-транспорт һәлакәтләренең 10 проценты машина йөртүченең каршы якка чыгуы белән бәйле, дип хәбәр итә Татар-информ ЮХИДИ матбугат хезмәтенә сылтама биреп.

"Һәр тугызынчы һәлакәт (10,8 процент) каршы хәрәкәт ягына чыгу сәбәпле килеп чыккан, шул ук вакытта илдә, уртача алганда, һәр өченче үлем очрагы шул сәбәп белән бәйле", - дип белдерәләр юл инспекторлары.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, каршы якка чыгып, юл фаҗигасенә эләккән йөртүчеләрнең 18,5 проценты исерек хәлдә булган яки исерткеч эчемлекләр куллану билгеләренә ия килеш, медицина тикшерүеннән баш тарткан. Идарәдә хәбәр итүләренчә, андый юл һәлакәтләрнең саны, узган ел белән чагыштырганда, 15,3 процентка (1521), аларда үлүчеләр саны - 9,2 процентка (525), ә зыян күрүчеләр 18,3 процентка (2680) кимегән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading