16+

Юл-транспорт һәлакәтләренең 15 проценты гына хатын-кыз автоһәвәскәрләр өлешенә туры килә

Казанга 18 августта хатын-кыз автоһәвәскәрләр "Автоледи" республика конкурсының финал бәйгесенә җыелды.

Казанга 18 августта хатын-кыз автоһәвәскәрләр "Автоледи" республика конкурсының финал бәйгесенә җыелды.

Чаллы шәһәрендә 1998 елны Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, тәүге мәртәбә "Автоледи" конкурсы оештырылган булган. Матур башлангыч 1999 елда Казанга күченә, ә 2000 елдан республикакүләм дәрәҗә ала.

- Узган ел автокурсларны тәмамлаган 18 мең кешенең 11 меңе хатын-кызлар иде. Хатын-кызлар алар юл кагыйдәләренә игътибарлы, бу хатын-кызның ана булуы хис-тогысыннан да киләдер, мөгаен. Юлларда барыбыз да үзара игътибарлы булсак иде. Финалда уңышсызрак чыгыш ясасагыз да, күңелегезне төшермәгез. Сез инде барыгыз да җиңүчеләр- район һәм шәһәр конкурсларында беренче урынны яулаган кешеләр,-дип, хатын-кыз автоһәвәскәрләргә фатиха бирде Татарстанның яшьләр эшләре буенча һәм спорт минстрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Финалда катнашучы 56 автолединың иң өлкәне Бөгелмәдән 63 яшьлек Наталья Березовская.

- Җиңел машина йөртә башлаганыма сигез ел, ләкин, үземне бик тәҗрибәле шофер итеп санамыйм. Миңа "алты" да "өч" кенә яшь бит әле, тырышам-өйрәнәм. Юл кагыйдәләрен төгәл үтим,-дип, өздереп җавап кайтарды Наталья.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәте җитәкчесе вазифасын башкаручы Хәйдәр Җиһаншин да:"Республикада хатын-кыз автоһәвәскәрләр саны елдан-ел арта бара. Гүзәл затлар юл кагыйдәләренә җаваплырак карыйлар. Юл-транспорт һәлакәтләренең 15 проценты гына хатын-кыз автоһәвәскәрләр өлешенә туры килә", - дип, автоледиларны мактады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading