16+

Юлда тәртип бозганнарны эшеннән җибәрәләр

Бу атнадан Казанда җәмәгать транспорты йөртүчеләренә кагылышлы махсус айлык башланды.

Бу атнадан Казанда җәмәгать транспорты йөртүчеләренә кагылышлы махсус айлык башланды.

Шоферларның руль артында тәмәке тарту һәм кәрәзле телефоннан сөйләшүләрен тикшерәчәкләр. Шәһәрнең Транспорт комитетында бу уңайдан «кайнар элемтә» номеры да булдырган: 275-30-50. Ай дәвамында Транспорт комитеты комиссиясе тәртип бозуларны тикшерәчәк, нәтиҗәләр буенча административ җәза, хәтта эштән азат итү кебек чаралар да кулланылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading