16+

ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова Зөя утрау-шәһәрчегенә сәяхәт кылды

ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Зөя утрау-шәһәрчегенә килде. Аны Россия мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәһмиев һәм башка рәсми затлар озатып йөри, дип хәбәр итә Татар-информ.

Визитның программасы Гражданнар сугышы музее, Казан (Идел буе) федераль университетының мәгълүмати-белем бирү үзәге, Никольский чиркәве һәм Успение соборы белән танышуны үз эченә ала.

Ирина Бокова шулай ук Богородица-Успение монастыреның башка архитектура-тарихи объектларын, утрауда узган айда ачылган сәнгать галереясен дә карарга ниятли.

Көннең икенче яртысында ул Казан обсерваториясендә булачак, ә кичен «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә аның катнашында рәсми тантана була. Ирина Бокова Татарстан җитәкчелегенә Зөя утрау-шәһәрчеге Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификат тапшырачак. Бу - Татарстан территориясендәге ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән өченче объект.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading