16+

Юристның сүзе дә, күзе дә әһәмиятле

Казанда 14-16 сентябрьләрдә - беренче Халыкара юридик форум узачак.

Юристның сүзе дә, күзе дә әһәмиятле

Казанда 14-16 сентябрьләрдә - беренче Халыкара юридик форум узачак.

Аның эшендә дөньяның 35 иленнән һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән бер меңнән артык делегат катнашачак.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановта мондый колачлы конференция үткәрү идеясе Давоста икътисади форумда катнашкан чагында туган булган. Президент күрсәтмәсе нигезендә җитди әзерлек эшләре башкарылды. АКШ, Кытай, Германия, Франция, Англия, Төркия, Әзәбайҗан, Һиндстан, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән киләчәкләр, - дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Инвестицион үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Үзара "сәяси салкынлык" сизелеп торган Украина, Литва, Латвия һәм Эстония республикаларыннан да делегатлар Казандагы форумга киләчәкләрен ышандырганнар.

- Forbes мәгълүматларына караганда, соңгы вакытта Россиягә инвестицияләр агымының Кытай, Һиндстан, Бразилия һәм Мексика базарлары белән чагыштырганда да активрак булуы күзәтелә. Россия белән Көнбатыш илләре арасында мөнәсәбәтләрне җылына башлавы сизелә. Санкцияләр ике як өчен дә зыянлы. Форумга төрле илләрнең абруйлы юристлары, топ-менеджерлары, хөкүмәт вәкилләре чакырылды. Россиядәге һәм Татарстандагы сәяси, хокукый хәлнең тотрыклы булуын күрсеннәр, үз илләренә кайткач, шул турыда аңлатсыннар. Юристларның сүзенә кайда да әһәмият бирелә, - дип аңлатты мондый кызыксынуны Талия Миңнуллина.

Кытай Халык Республикасы бездә үзенең предприятиеләрен ачырга җыена.

- Төркия предприятиеләре хуҗаларының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хөрмәтләре зур. Мәгълүм сәбәпләр аркасында Россия белән Төркия арасында сәяси салкынлык килеп туган шартларда да, Татарстан Президенты "Алабуга" үзгә икътисади зонасында эшчәнлек алып баручы төрек компанияләренә теләктәшлек күрсәтте. Хәзер ике ил арасында дуслык мөнәсәбәтләре кабат урнашты, Төркия предприятиеләре "Алабуга"да җитештерү мәйданнарын тагын да киңәйтергә әзерләнәләр. Татарстанда инвестицияләр урнаштыруның, эшчәнлек алып баруның ышанычлы булуын дәлилли бу, - диде Талия Миңнуллина.

Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әйткәнчә, халыкара форум республика юристларына чит илләр хезмәттәшләре белән элемтәләр урнаштырып калырга, тәҗрибә тупларга яхшы мөмкинлек булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading