16+

Йөзә торган шәһәр барлыкка киләчәк

2020 нче елда Тын океанда беренче йөзә торган шәһәр пәйда булырга мөмкин. Мондый проектлар белән шөгыльләнүче Seasteading Institute компаниясе (АКШ) 300 кешегә исәпләнгән шундый шәһәрне эшләү эшен узган ел ахырында башлап җибәргән иде. Проект 167 миллион долларга төшәчәк.

Инженерлар һәм архитекторлар төзелеш башланасы җиргә барып кайткан инде. Тулай торак биналарыннан тыш, әлеге шәһәрдә офислар, рестораннар, фәнни-тикшеренү институты һәм электр станциясе булачак. Шулайук бу шәһәр электр белән үзен тәэмин итүдән тыш, аны кайсы илнең суында йөзә – шуңа сата да ала.

Компания җитәкчелеге гыйнвар уртасында  Француз Полинезиясе (Тын океанның көньяк өлеше үзәгендә урнашкан) хөкүмәте белән “йөзүче Венеция” төзү турында килешкән. Килешү нигезендә шәһәр төзү компаниясе җирле халыкны эш белән тәэмин итәргә, проектның аларга икътисади тәэсирен өйрәнергә тиеш. Сәяси автономия статусы буенча килешенгәннән соң шәһәрнең урынын әйтәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading