16+

“Җәза” фильмының премьерасы күрсәтелә

Иртәгә, 1 декабрь көнне сәгать 19.00 дә, Казанның "Мир" кинотеатрында Фәнис Камал төшергән "Җәза" фильмының премьерасы була, дип хәбәр итә "Татаркино" оешмасы матбугат хезмәте.

Иртәгә, 1 декабрь көнне сәгать 19.00 дә, Казанның "Мир" кинотеатрында Фәнис Камал төшергән "Җәза" фильмының премьерасы була, дип хәбәр итә "Татаркино" оешмасы матбугат хезмәте.

Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" әсәре буенча төшерелгән кинотасма татар телендә русча субтитрлар белән тамашачыларга тәкъдим ителә.

Экраннардан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистларын, язучы Фәнзамал Баттал (1939-2015) һәм язучы, журналист Заһид Мәхмүди, җырчы Булат Җиһаншин уйнавын тамаша кылырга мөмкин. Премьерага билет бәясе - 100 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading