16+

Заказга шәҗәрә ясату ышанычлымы?

Декабристлар урамының 4нче йорты адресы буенча урнашкан дәүләт архивын төзекләндерү өчен 99 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бүгенгә биредә эшләр төгәлләнгән. Моннан тыш, әлеге вакытта Казанның 8 Март урамындагы бинада да төзекләндерү эшләре бара.

Декабристлар урамының 4нче йорты адресы буенча урнашкан дәүләт архивын төзекләндерү өчен 99 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бүгенгә биредә эшләр төгәлләнгән. Моннан тыш, әлеге вакытта Казанның 8 Март урамындагы бинада да төзекләндерү эшләре бара.

Бу хакта Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпованың журналистлар белән очрашуы вакытында билгеле булды.
– Бүген дәүләт архивының бөтен саклагычларында да янгын сүндерү системасы эшли. Бу безнең өчен бик мөһим. Икенчедән, дымлылык режимы автомат рәвештә көйләнә, – диде ул.
«Муниципаль архивларны капиталь төзекләндерү» программасы кысаларында 16 муниципаль архив (Әгерҗе, Әлмәт, Апас, Арча, Бөгелмә, Буа һәм башкалар) төзекләндерелгән. Киләсе елга 18 архивта төзекләндерү эшләре булыр дип планлаштырыла. Шулай итеп, 2018 ел ахырына 46 муниципаль архивның 38е документлар саклауның норматив шартларына туры киләчәк дип ниятләнелә.
Капиталь төзекләндерүдән тыш, җиде муниципаль архивка мобиль стеллажлар алынган. Моның өчен 17,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

– Минем өчен быелның төп җиңүе – муниципаль архивларга 5 миллион сум күләмендә грантлар бүлеп бирү. Әлеге конкурста барлык районнар да катнашты, – диде Ирада Әюпова.
Ирада Әюпова әйтүенчә, метрика кенәгәләре халыкта зур кызыксыну уята. Һәм 2018 ел уртасында аларны цифрлаштыру төгәлләнәчәк.
Быел 2 меңнән артык гениологик сорау кабул иттек. Шуларның 1200е теге яки бу кешенең гражданлыгын билгеләү белән бәйле.
– Татарстан дәүләт архивы теге яки бу кешеләрнең нәсел шәҗәрәсен төзү буенча хезмәт күрсәтә башлады. Элегрәк без белешмә генә бирә идек, ләкин ул белешмәне теләсә кем укый алмый, чөнки гади кеше өчен ул бик үк аңлашылып бетми. Без быел структур бүлек оештырдык. Нәсел шәҗәрәсе үзәге комплекслы эзләнүләр уздыра, ягъни төгәл фактлар белән эшли. XVIII гасырга кадәр булган фактларны барлау бездә 20 мең сум тирәсе тора. Шулай ук монда бизәкләү, анализ ясау, кайсы нәселгә барып тоташканны күрсәтү хезмәте дә керә. Сүз дә юк, хәзер аерым кешеләр арасында заказга шәҗәрә эшләүчеләр бар, ләкин аларның дөрес фактларга таянып эш итүләре өчен без җавап бирә алмыйбыз, – диде ул.
Ирада Әюпова киләчәктә метрика кенәгәләре һәм башка тарихи чыганаклар буенча аерым бер авылның тулы шәҗәрәсен төзеп карарга исәп тотуларын да әйтте.

Зөһрә Садыйкова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading