16+

Законсыз аракы сатучыларны фаш итеп, акча эшләргә мөмкин

Ялган аракы сатучыларга каршы көрәштә хәзер халык та актив катнаша. "Халык контроле" проекты кысаларында законсыз алкоголь продукциясе сату турында һәркем хәбәр итә ала. Әгәр дә факт расланса, хәбәр итүче акчалата бүләкләнә. 2017 елда Татарстан хөкүмәте "Халык контроле"нә бу хакта хәбәр иткән кешеләрне кызыксындыру максатыннан, 2 миллион сум акча бүлеп биргән....

2016 елда ялган аракы турында халыктан кабул ителгән хәбәрләрнең 33 проценты дөреслеккә туры килгән. Дөрес мәгълүмат җиткергән кешеләргә барлыгы 303 мең сум күләмендә акча тапшырылган. Быел да халыкның активлыгы сизелә. Ике ай эчендә генә дә 257 шикаять кабул ителгән.

"Халык контроле" интернет проектына мөрәҗәгать итү өчен башта дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү мәҗбүри. Анда үзегезгә кирәкле категорияне сайлап, картада проблемалы урынны билгеләргә, төгәл адресны күрсәтергә кирәк. Хәбәрләрне "Сату кагыйдәләрен бозу", "Җәмәгать туклануы", "Этил спирты, алкоголь яки составында спирт булган продукцияне законсыз рәвештә җитештерү, аның әйләнеше" дигән өч категория буенча юлларга мөмкин. Дәлил сыйфатында фотоматериаллар да кабул ителә. Контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары турындагы хәбәр расланган очракта, дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүмат хуҗасына 1-3 мең сум күләмендә акча түли.

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

https://t.me/shahri_kazan

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading