16+

Данис Зарипов 200нче алкасын кертте

Континенталь хоккей лигасының регуляр чемпионаты кысаларында, «Ак Барс» Мәскәү «Динамо»сы белән очрашты. Җанатарларны сөендереп, казанлылар 6:2 исәбе белән җиңүгә ирешсә, Данис Зариповның бер алка кертүе – тагын бер сөенеч.

Дисквалификациядән соң «Ак Барс»ка кайткан Зарипов өчен бу – икенче матч, әүвәлге уенда аның микроуены «-3» булган иде. Мәскәүлеләр капкасына кергән алка – Зарипов өчен бик вакытлы һәм кирәкле: әүвәлге уенда ул үзеннән канәгать булмавын белдергән иде. Хәзер Данис Зариповның регуляр чемпионатта керткән алкалар саны 200гә җитте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading