16+

Зифа Кадыйрова иҗатын яратучыларны очрашуга чакыра

Иртәгә, 13 ноябрь көнне, көндезге сәгать 1 дән кичке 5 кә кадәр Бауман урамы, 29 нчы йортта ("Нур-маркет") урнашкан китап кибетендә Чаллыда яшәп иҗат итүче Зифа Кадыйрова белән очрашу була.

Иртәгә, 13 ноябрь көнне, көндезге сәгать 1 дән кичке 5 кә кадәр Бауман урамы, 29 нчы йортта ("Нур-маркет") урнашкан китап кибетендә Чаллыда яшәп иҗат итүче Зифа Кадыйрова белән очрашу була.

Теләүчеләр автор белән аралаша, китапларына авторның култамгасын алырга мөмкин. Зифа Кадыйрованың китаплары иң күп сатылучылар исемлегендә кала бирә. Ярату һәм тугрылык кебек беркайчан да искерми торган кыйммәтләр турында язучы авторның китапларына сорау кимеми. Күптән түгел генә чыккан "Синсез килгән язлар" китабы да нәшрият кибетләреннән бик тиз таралып бетте. Очрашуга рәхим итегез! Дусларыгызны да ияртеп килегез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading